20 июль көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда кешенең озын гомерлелеге серләренә һәм тормыш потенциалына багышланган ачык конференция узды. Төп кунак Алексей Москалев - биологик фәннәр докторы, профессор һәм Россия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты, «Мәңгелек яшьлек серләре» китабы авторы ни өчен картлык белән көрәшергә мөмкин һәм кирәк икәне турында аңлатты.
Биологик фәннәр докторы, профессор һәм Россия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты Алексей Москалевның Әлмәттәге ике көнлек эше нәтиҗәсендә район башлыгы Айрат Хәйруллин киләсе елда Актив озын гомерлелек мәктәбен оештыру турында карарын белдерде. Шул мәктәпкә килеп, белгечләр озак еллар яшәү өчен гормоннар турында белемнәр алу, дөрес туклану, физик күнегүләрне башкару турында сөйлиячәкләр.