Әлмәтлеләргә вирус гепатитын кисәтү чаралары турында хәбәр итәләр

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

«А» вирус гепатиты - җитди йогышлы авыру. Гепатитны тудыручы - барлык организмның тереклек эшчәнлегендә мөһим рольне уйный торган бавырга зыян китерүче вирус. «А» гепатитын, эчәк инфекцияләре кебек үк, юмаган куллар авыруы итеп атыйлар. Авыру гигиена культурасы түбән дәрәҗәдә булган илләрдә киң таралган. «А» гепатиты белән барлык яшьтәге кешеләр, ләкин ешрак балалар авыра. Авыруларның күпчелек очраклары көзге-кышкы чорга туры килә.

«А» вирус гепатитының иммунитет ягыннан чыныктыру чаралары билгеле - ул вакцинация һәм иммуноглобулинны кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International