ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Илнең иң романтик фестивале Әлмәткә барып җитәчәк: 21 июль көнне шәһәр пляжында әлмәтлеләр үзләренең күңел түрендәге теләкләрен телиячәкләр. 

18 июль көнне Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. тарафыннан 45нче номерлы «Космос» балалар бакчасында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максаты белән чара үткәрелде, юл аркылы чыгу кагыйдәләренә басым ясалды.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

20 июль көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын биологик фәннәр докторы, профессор һәм Россия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты Алексей Москалевның лекциясенә килергә чакыралар. Лекция темасы: «Мәңгелек яшьлек серләре. Актив озын гомерлелек».

19 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Аерым районнарда яшен, боз яву мөмкин. Җил 5-10 м/с, урыны белән 13 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +16..+19º, максималь температура көндез +25..+29º. 

Әлмәттә ялган Роспотребнадзор хезмәткәрләре сату-алу өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә шалтыратып тикшерү өчен кирәкле норматив-хокукый актларны сатып алуга 2 мең сум акча сораганнар. Әлеге шалтыратулар 8-999-653-55-91 номерыннан Алиева Карина Георгий кызы исемле хатын-кыз тарафыннан башкарылган.

"Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы кураторлары әлмәтлеләрдән гаилә архивларыннан иске фотосүрәтләр көтәләр. 

Торак-коммуналь хуҗалыгы шәһәребезнең тереклек эшчәнлеген тәэмин итә. Бу аксиома. Ләкин фатирларда, йортларда һәм урамнардагы уңайлыклар торак-коммуналь хезмәтендә эшләүчеләрдән генә түгел, ә шәһәрдә яшәүчеләрдән дә тора.

uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле“ бүлеге аша алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә законнар бозу очраклары турында хәбәр итәргә була.

Җәй килеп җитү белән кискен эчәк инфекциясе белән авыру очраклары арта, чөнки нәкъ шул вакытта тышкы мохиттә авыруны тудыручылар сакланып калу һәм туклану продуктларында һәм суда үрчү өчен уңайлы шартлар барлыкка килә.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәрдә Радищева, Ленина, Гагарина, Белоглазова, Тимирязева урамнарына чыгу юлларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International