Әлмәт районында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе старт алды.
Татарстанда 2 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 процентыннан артыграк һәм үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Социаль ипотека программасы буенча 3 мең 74 фатирлы 55 йорт әзер диярлек, шул исәптән 814 фатирлы 29 объект төзелеп беткән. Нотыкчы искәрткәнчә, ел азагына кадәр аренда торагы программасы буенча 512 фатирлы 149 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 7 муниципаль берәмлектә 95 йорт эксплуатациягә кертелгән.
23 ноябрь көнне Әлмәттә мәшгульлек хезмәтенең төрле юнәлешләре буенча эш бирүчеләр белән ай саен үткәрелә торган «түгәрәк» өстәл узды.
Проектның максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрне эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итү.
Проект - 14тән алып 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына, 18дән алып 30 яшькә кадәрге яшьләргә, шулай ук гамәлдәге бизнесменнарга исәпләнгән.
Укыту программасында:
бизнес-идеяләр сайлау;
бизнес-проектлар төзү һәм гамәлгә ашыру;
бизнес ачу;
инвесторларны җәлеп итү.
“Син - эшмәкәр” проектында катнашу өчен теркәлү узарга һәм тулы мәгълүматны www.molpred116.ru сайтында алырга мөмкин.
Түгәрәк өстәл утырышы халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланды. Анда Әлмәт СПИД-үзәге җитәкчесе Раушания Усманова, "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы җитәкчесе урынбасары Лилия Гуренкова һәм башка күп кенә җитәкчеләр ВИЧ-инфекция турында сүз алып бардылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 22 ноябрь көнне Әлмәттә «хезмәтне саклау белән идарә итү системасы» дигән темага семинар үткәрде.
"Луч" телекомпаниясе журналисты Рәмилә Хәмидуллина "Телесюжет" номинациясендә бүләккә ия булды. Оргкомитетка Россиянең 29 шәһәреннән эш тапшырылган булган. Махсус диплом белән Рәмилә сюжеты герое - Әлмәт журналистикасы ветераны - Лилия Сабитова да бүләкләнгән.
Владимирда Россия Беренчелеге узды. Анда 300 кеше катнашты. 50 кг.кадәр авырлык категориясендә Әлмәт спортчысы Данил Злобин - 75 кг кадәр авырлыкта катнашты. Спортчыны һәм аның тренерын җиңү белән котлыйбыз.
23 ноябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән буран, җил 7-12, 17-22 м/с. Минималь температура -8..-11º, максималь температура -6..-9º. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре.
Ярышлар үзәк ял паркында узды. Анда 120 кеше катнашты. Аларның күпчелеге яшүсмерләр клубларыннан иде. Чара бик кызыклы узды.