ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 28 ноябрендә Нефтьчеләр мәйданы концепциясен эшләү буенча проект семинар узачак. Семинарның максаты – халыкны, оешма-предприятиеләренең яшьләр лидерларын шәһәр халкының һәм кунакларының даими кызыксынуын саклап калуга юнәлдерелгән Нефтьчеләр мәйданы территориясенең иҗтимагый киңлеге концепциясен эшләүгә җәлеп итү.

 

26 ноябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда барлыгы 55 меңнән артык ана яши. Аларның 25 меңнән артыгы – яшь әниләр. 2 меңнән артык күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче 670 гаилә исәпләнә. Балаларны опекунлыкка алган 287, уллыкка һәм кызлыкка алган 38 гаилә бар.

 

Чираттагы пациент мәктәбендә  онкодиспансер баш табибы Сергей Карамаликов чыгыш ясады.Чара 23 ноябрь көнне узды. 

Колшәрип авылы җирлеге башлыгы Татьяна Бурмистрова авылның үсеше турында сөйләде. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узды.

25 ноябрь көнне “Нефтяник” Учалы шәһәренең “Горняк” командасы белән очрашты. Исәпне әлмәтлеләр башлап җибәрә. Динар Хәмидуллин тапшырган алканы Умед Гыйльманов көндәшләр капкасына кертә. Ә ундүртенче минутта исә һөҗүмне Андрей Демидов белән Данил Воеводин башлап җибәрә. Данил “Горняк” ларның капкачысын адаштырып,  Лебедевка пас бирә. Бу өстенлекне Кирилл ныгыта.

 

Салымнар түләү - һәр гражданинның бурычы. Әлмәтлеләргә бүген дә салымнар буенча  квитанцияләр килә. Аларны 1 нче декабрьгә кадәр түләргә кирәк.

2017 елда күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы федераль закон үз көченә керде. Аны тормышка ашыру өчен яңа исәп-теркәү системасы эшли. Бу хакта бүген киңәшмәдә Дәүләт Реестры идарәсенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Эльвира Әблиева җиткерде.  Докладчы системада дәүләт кадастр исәбе һәм хокук дәүләт теркәве мәгълүматлары базасын берләштерүнең күздә тотылуын әйтеп узды. Әблиева закондагы яңалык булып, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары күчемсез милекне теркәүгә үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар, дип белдерде.«Беренче чиратта бу гражданнар һәм оешмалар дәүләт һәм муниципаль милек алып, аңа хокук билгеләгәндә кагыла. Закон мәҗбүр итеп кенә калмый, аны үтәүгә бары биш көн вакыт бирә. Объектны эшләтеп җибәргәндә бары электрон мөрәҗәгать кенә була», – дип аңлатты ул.

 

Әлеге уңайдан чара ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт нефть институтында узды. 

Казан шәһәрендә “Нечкәбил-2018” хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә республика бәйгесенең финалы узды. Финал этабында Татарстанның үрнәк 12 гаиләсе катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәттән 11 бала тәрбияләүче Лилия һәм Рөстәм Даишевлар гаиләсе 1 урынга лаек булды.

 

Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең унбишенче спартакиадасы дәвам итә. Бүген алар 21 нче мәктәпнең спорт залында волейбол уйный. Биредә 6 хатын-кызлар һәм 7 ир-атлардасы катнаша.  Эш урынннарында алар табиб һәм фельдшер булса, биредә алар  алдынгы спортчылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International