ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Быел V Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе 10 сентябрьдән алып 20 ноябрьгә кадәр булды. 20 ноябрь Казан шәһәренең “Московский” Концертлар залында республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада 400 гә якын кеше катнашты. Шул исәптән, чакырылган рәсми затлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре.

 

15-17 ноябрь көннәрендә Яр Чаллыда кикбоксинг буенча 35 нче Гвардиянең аерым десант-штурм бригадасы бүләкләренә шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты узды.Биредә Татарстанның 100 гә якын спортчысы катнашты. Бу ярышларда Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегенә йөрүче 11 укучысы да катнашты. Укучылар Әлмәткә 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алып кайтты.

 

 «Спутник»  - «Кузнецкие медведи" уены бик мавыктыргыч узды. Бүген  «Спутник»ның һөҗүм итүчесе  Тимур Закиров берочтан көндәшләре капкасына дүрт алка кертте.

Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Татнефть-УРС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кадрлар хезмәте вәкиле инвалидлыгы булган гражданнар белән очрашу үткәрде. 

Ел саен ноябрьдә Бөтендөнья юл корбаннарын искә алу акциясе уза. Әлеге уңайдан "Нәни куллар" балалар бакчасында чаралар узды.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Атна саен медпрофилактика үзәге хезмәткәрләреннән торган «Сәламәтлек десанты" әлмәтлеләр белән төрле чаралар оештыра. 20 ноябрь көнне Габдрахман урта мәктәбендә чираттагы очрашу узды. Әлеге очрашуда грипп профилактикасы , тәмәке тарту зарары һәм дөрес туклану турында сүз барды.

20 ноябрь көнне Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Бөтенрәсәй буенча балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашты. 

Әлмәтнең  «Спутнигы» «Кузнецкие медведи» командасын җиңде. Счет 5:3.

Ярышлар 13-17 ноябрьдә 2001-2003 елгы кызлар арасында уздырылды.  Әлеге ярышларда 22 мәктәптән 245 кеше катнашты.

Әлеге уңайдан Әлмәт балалар йортында 57 нче балалар бакчасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан чара оештырылды. Чара барышында викторина һәм концерт узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International