ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

12 декабрьдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 62 нче йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырачак. Бу көнне юридик өлкәгә караган сораулары булган әлмәтлеләрне адвокатлар, юристлар, прокуратура һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре кабул итәчәк.

Вакыйга 30 ноябрь көнне “Рус Акташы” тукталышында була. Полиция лейтинантлары Алексей Горбунов һәм Эдуард Исаев җиңелчә генә киенгән, эскәмиягә яткан кешене күреп алалар. 

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнары буенча территориаль бүлеге 2018 елның 6 декабреннән Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10 нчы йорт адресы буенча Кыш бабайга хатлар кабул итә.

Шимбә, 8 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле. Көндез урыны белән аз гына кар, томан. Җил  4-9 м/с. Минималь температура -7..-10º; максималь температура көндез  -2..-5º. 

12 декабрь көнне сәг 12.00 алып 20.00 сәг. кадәр Россия Президенты карары нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында халыкны кабул итү көне узачак. Кабул итү Әлмәт, Ленин ур. 39 нчы йорт адресы буенча үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон:  45-50-03.

4 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча чираттагы Бердәм көн үткәрүдә катнашты. 

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 4нче декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән ведомствоара «түгәрәк өстәл» үткәрүдә катнашты. 

 «Стань заметней» чарасы кысаларында 35 нче «Сказочная страна» балалар бакчасында әти-әниләр конференциясе узды. Әти-әниләргә юл куркынычсызлыгы буенча мастер-класслар оештырдылар. Барысы да бергәләшеп рәсемнәр, кул эшләмәләре ясадылар. 

Мошенниклар ятмәсенә интернет челтәрендә дә эләгергә мөмкин.  Кешеләр очсыз бәягә, матур фотоларга кызыгалар. Кайбер очракларда алар, хәтта, сатучыларның исемнәрен дә сорамыйлар. Яки гомумән, интернет аша гына сөйләшүләр алып баралар. Бу бит уйламыйча эш итү! Акча күчергәнче товарны карага яки бер дә булмаса кеше белән очрашып сөйләшергә кирәк. Кыйммәтле әйбер сатып алганда аеруча да! Мошенниклар кармагына, гадәттә, 40 яшьтән өлкәннәр, аеруча хатын-кызлар каба. Моны истә тотып, аларның балаларына, яшьләргә мөрәҗәгать итәсе килә: әти-әниләрегезне кайгыртып торыгыз. Алар күңелсез хәлләргә юлыкмасын өчен, мошенниклык гамәлләре турында даими сөйләгез. Өлкән кешене алдау әллә ни авыр түгел.

 

Югары Мактама урта мәктәбендә балаларга юл куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. Чара файдалы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International