Әлмәт Роспотребнадзорында Кыш бабайга хат җибәреп була

2018 елның 7 декабре, җомга

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнары буенча территориаль бүлеге 2018 елның 6 декабреннән Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10 нчы йорт адресы буенча Кыш бабайга хатлар кабул итә.

Зурларга белгечләр тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтелгән вакытта, балалар Яңа ел тылсымчысына хат язып, аны махсус әрҗәгә салып калдыра ала. Барлык хатлар да Бөтенроссия  Кыш бабае яшәгән Бөек Устюг шәһәренә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International