Алиментларны түләү мәсьәләсе буенча хокук ярдәме көне оештырылды Әлмәттә

2018 елның 7 декабре, җомга

4 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча чираттагы Бердәм көн үткәрүдә катнашты. 

Хокукый ярдәм сорап элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тарткан хатын-кызлар мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде һәм булган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде.

2018 елда алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча дүрт мәртәбә кабул итү көне үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International