ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

 «Светофорик» бәйгесенең 20 еллыгы кысаларында юл куркынычсызлыгы буенча видеороликлар конкурсы үтте.

Янгын куркынычсызлыгының төп һәм мөһим аксиомы булып - ялкынны булдырмау чарасы тора. Һәрбер аек акыллы кеше – янгынны сүндерүдән, аны тизерәк искәреп алу күпкә җиңелерәк икәнен аңлый.    Иң мөһим балалар куркынычсызлыгы кагыйдәсе булып – шырпы, төрле ут кабызу чараларына кагылмау, газ плитәләренә, электр приборлары белән эшләргә рөхсәт итмәү. Баланы үзен генә өйдә калдырган очракта да күршеләргә күзәтчелек итәргә ярдәм сорарга кирәк. Тагын бер мөһим ысул – һәрбер өйдә ялкын сүндерү җайланмасы булдырырга кирәк. Бу җайланма белән балалар да  дөрес куллансын өчен бары тик берничә минут куллану ысулы инструкциясен укып, гади генә рәсемнәрен карау да җитә. Әйтәсе килә, җайланмага карый янган квартира бик күп чыгымнар таләп итәр иде. 01, 112 телефоннары аша шалтырату зарур.

 «Ценг Тоу» командасын җиңгәннән соң, Әлмәтнең «Нефтяник» командасы Пекиннан «КРС-ОЭРДЖИ» белән үзара ярышты һәм җиңү яулады.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәрнең салым инспекциясе хезмәткәрләре белән матбугат конференциясе үтте. Сүз төрле ташламалар, үзгәрешләр турында барды. 3 декабрьдә милек өчен салым түләү вакыты тәмамланды. Әлегә җыем75 проценттан артык тәшкил иткән. Быел беренче тапкыр физик затлар кеременә булган салымга да квитанция языла башланган. Салым инспекциясе аның суммасын үзе саный. 

 

7 декабрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз. Җил  4-9 м/с. Минималь температура -8..-11º,аязганда -16º; максималь температура көндез  -4..-8º. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

Агымдагы елның 5 нче декабрендә Әлмәт шәһәре  мәшгульлек  үзәгенең хезмәт базарын анализлау һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Майя Алексеева «Алнас» ҖЧҖнең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.

 «Алнас» заводы  «Римера» компанияләр төркеменә керә һәм ул үзенең сыйфат менеджментына туры килъен раслады. ГОСТ Р ИСО 9001:2015 и ГОСТ Р ИСО 14001:2016. 

Конкурсның төп максаты - сәламәт һәм актив тормыш максаты. Әлеге  проект  7 -8 сыйныф укучылары өчен каралган. Бәйге Әлмәт мәктәпләре укучылары катнашты. 

2016 елдан алып Мәскәү шәһәрендә Халыкара велоконгресс оештырыла. 2018 елда ул дөньяның 39 иленнән килгән 700 дән артык катнашучыны үзенә җыя. 2019 елның март аенда  ул үз тарихында беренче тапкыр башка шәһәрдә узачак. Аның кайсы шәһәрдә узачагы тавыш бирү ярдәмендә сайлана.2019 елда велоконгрессны  уздыру урынын сайлау  исемлегенә биш шәһәр кергән: Әлмәт, Волгоград, Краснодар, Санкт-Петербург һәм Уфа.Сез дә #яратканӘлмәт өчен http://moscowcyclingcongress.ru/city-2019 сайтына кереп үз тавышыгызны бирә аласыз!

26 ноябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан “ВИЧ-статусыңны бел” дигән лозунг астында барган “ВИЧ/СПИД стоп” Бөтенроссия акциясенә Әлмәт районы да кушылды. Чараларның беренчесе 22 ноябрь көнне   В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Әлмәт филиалында район хезмәтләре һәм  “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы (Казан шәһәре) вәкилләре катнашындагы оештырылган  фикер алышу мәйданчыгы булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International