Әлмәт полиция хезмәткәрләре бер ио-атны коткарып калган

2018 елның 7 декабре, җомга

Вакыйга 30 ноябрь көнне “Рус Акташы” тукталышында була. 

Полиция лейтинантлары Алексей Горбунов һәм Эдуард Исаев җиңелчә генә киенгән, эскәмиягә яткан кешене күреп алалар. 

Алар аңа ярдәм тәкъдим итә. Ләкин исерек хәлдәге бу адәм берни дә аңлата алмый.

Автоинспекторлар аны хезмәт машинасына утырта һәм кайнар чәй эчертәләр.

Соңыннан ул инспекторларга эчкәч урамга чыгып киткәнен һәм телефонда зарядкасы утырганын сөйли. Бирегә ничек килеп эләккәнен ул хәтерләми. Инспекторлар ир-атны табиблар кулына тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International