ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы сәламәтлек саклау идарәсенең коррупциягә каршы көрәшү комиссиясеның чираттагы утырышы 7 декабрьдә идарәнең җитәкчесе Вера Головина рәислеге астында узды. 

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында "Халык тануы" бәйгесен уздыра. Әлмәттән "Луч" телекомпаниясе журналисты Рамилә Хәмидуллина катнаша. Видеосюжет нефть башкаласында яңа"Сәламәтлек" паркы ачылуына багышланган.

Бу юлы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә атна саен район активы белән үтә торган киңәшмә бүген Әлмәт шәһәрендә СПИД Республика үзәге филиалы җитәкчесе Раушания Усманованың Әлмәт районында ВИЧ-инфекциясе эпидемиясе үзенчәлекләре турында докладыннан башланды. 

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 11 декабрь көнне планлы рәвештә 9.00 дән 17.00 гә чаклы – Геофизическая (Эссен) урамында светофор сүндерелә.

«Россия Диңгез пехотасы көне» хөрмәтенә Әлмәттә чакырылыш яшендәге яшьләр арасында хәрби-спорт ориентиры буенча ярышлар финалы узды. Әлеге ярышларны шәһәрдәге ДОСААФ автомәктәбе һәм Әлмәт шәһәре Хәрби комиссариаты оештырды.

2016 елда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башланган «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты кышын да дәвам итә. Узган шимбә әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына янәдән бүләк ясалды.

Якшәмбе көнне “Спутник” Түбән Каманың “Реактор”ы белән очрашты. Көндәш команда тиз арада гол кертеп өлгерә. Әлмәтлеләр моңа җавапсыз калмый. Алексей Бархаткин һәм Раил Шәрипов башлап җибәргән атаканы  Илья Аввакумов гол итеп тәмамлый. Тәнәфестән соң команда тагын голлар белән алмаша һәм исәп 2:2 гә әйләнә. Өченче өлештә командаларның берсе дә алка кертми. 

10 декабрьдә шәһәрдә болытлы булачак, төнлә аязучан һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9 м/с, көндез урыны белән 14 м/ска кадәр көчәячәк. Минималь температура -6..-10º; максималь температура көндез  -3..-5º. Юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә старт бирелде.


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International