Сак булыгыз: мошенниклар. Әлмәтлеләрне уяу булырга чакыралар

2018 елның 7 декабре, җомга

Мошенниклар ятмәсенә интернет челтәрендә дә эләгергә мөмкин.  Кешеләр очсыз бәягә, матур фотоларга кызыгалар. Кайбер очракларда алар, хәтта, сатучыларның исемнәрен дә сорамыйлар. Яки гомумән, интернет аша гына сөйләшүләр алып баралар. Бу бит уйламыйча эш итү! Акча күчергәнче товарны карага яки бер дә булмаса кеше белән очрашып сөйләшергә кирәк. Кыйммәтле әйбер сатып алганда аеруча да! Мошенниклар кармагына, гадәттә, 40 яшьтән өлкәннәр, аеруча хатын-кызлар каба. Моны истә тотып, аларның балаларына, яшьләргә мөрәҗәгать итәсе килә: әти-әниләрегезне кайгыртып торыгыз. Алар күңелсез хәлләргә юлыкмасын өчен, мошенниклык гамәлләре турында даими сөйләгез. Өлкән кешене алдау әллә ни авыр түгел. Ярдәм итәм дип, алар соңгы акчаларын да бирергә мөмкиннәр. Шуңа да һәрчак уяу булып, акча мәсьәләсенә кагылышлы эшләрне сезнең белән киңәшләшеп эшләргә чакырыгыз. Гомумән, шикләндергән бәяләргә, язуларга ышанмагыз! Әйе, кайбер очракларда теге яки бу хәлгә очрау кешенең үз "табигатеннән" дә торырга мөмкиндер. Мәсәлән, финанслар пирамидаларыннан зыян күрүчеләрне тикшергәч, аларның бер пирамидада акча югалтуларына карамастан, икенчеләренә дә барулары ачыкланды. Әмма моңа карамастан, салкын акыл белән эш итәргә кирәк.

Чыннан да, яхшылык белән яманлык янәшә йөргән кебек, мошенниклык гамәлләре дә тормышыбызда еш очрый. Җиде кат үлчәп, бер кискән кебек, шикле акция, оешмаларга, кешеләргә, белдерүләргә ышанмагыз! Халык әйтмешли, бер тиенлек файда урынына, өч тиенлек зыян алуыгыз бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International