ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Халыкара балалар инженер командалары бәйгесе - яшь галимнәр һәм инженерлар өчен көч сынашу мәйданчыгы булып тора. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде.

20 декабрьдә Әлмәттә клапаннар җитештерү өлкәсендә лидер булган «Apollo» Корея компанияләр группасының клапаннар җитештерү заводының беренче чираты ачылачак.

28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә беренче тапкыр Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” уза. Матч ТВ каналы бу чараны туры эфирда күрсәтәчәк.

Яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итте бүген эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин. 14 декабрьдән Татарстан Республикасындагы 16нчы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы итеп Лилия Хәлиуллина билгеләнде. Алга таба Яңа ел бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек турында хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева.

Пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итте бүген район активы белән киңәшмәдә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге Россия Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якупова. Киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин.

Махсус икътисадый зонасын оештыру район өчен яңа эш урыннарын булдырачак һәм район икътисадына инвестицияләрне җәлеп итүдә мөһим рольне уйныйячак. Искәртик, проект республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ягыннан хупланды.

15 декабрьдә «Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите» проекты кышкы каникуллар алдыннан әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен «Яшьлек» һәм Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверларда, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, «Татнефть» компаниясенең үзәк бинасы янындагы мәйданда һәм «Теннис-сити» спорт клубы мәйданында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» иленә сәяхәт» таматик программалары оештырылды.

Советлар Союзы герое Никита Токарликов исемендәге Кәләй урта мәктәбендә Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр.

«Спутникның» «Ирбис» белән җаваплы очрашуында хоккейчылар озак вакыт дәвамында ярышташка һөҗүм итүгә ачкыч таба алмадылар. Ә утызынчы минутта Айдар Назмутдинов «Ирбисның» капкачысын җиңде.

17 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аз гына кар. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә -10..-14º, аязганда -18ºка кадәр. Максималь температура көндез -5..-8˚. Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International