Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Россия элемтә челтәре ярдәмендә ведомстволар, учреждениелар һәм предприятиелар халык өчен яңалыкларны бушлай урнаштыра, шулай ук социаль яктан мөһим чараларны яктырта алалар. Ресурсның Интернеттагы адресы: https://roscomnet.com.
Чәршәмбе, 19 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Төнлә һәм иртән аерым раайоннарда томан. Җил 2-7 м/с. Минималь температура төнлә -16..-19º, аязганда -24ºка кадәр; максималь температура көндез -11..-16˚. Юлларда бозлавык.
Хәзерге вакытта Әлмәт районында яшәүчеләр цифрлы сыйфатта 20 федераль телеканалны карый алалар. РТРС-11 пакетындагы 10 телеканалга (1 канал, Россия 1+ГТРК Татарстан, Матч ТВ, НТВ, Пятый канал, ОТР, ТВЦ, Карусель, Россия 24, Россия Культура, шулай ук өч радиоканал «Радио Россия + ГТРК Татарстан», «Маяк», «Вести FM») тагын РТРС-2 пакетының 10 каналы (Рен ТВ, СПАС, СТС, Домашний, ТВ3, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ, Муз ТВ) өстәлде.
28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә беренче тапкыр Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” уза. Матч ТВ каналы бу чараны туры эфирда күрсәтәчәк.28 декабрь көнне “СССР хоккее легендалары” командасының Әлмәт хоккее ветераннары белән иптәшләр матчы булачак.29 декабрь көнне бозга “Нефтяник” һәм Нефтекамск шәһәренең “Торос” командалары чыгачак. Матч 17.00 сәгатьтә башланачак. Хоккей тартмачыгын Нефтьчеләр мәйданындагы шәһәрнең төп шугалагында урнаштыралар. Аның тирәли җанатарлар өчен махсус трибуналар ясалачак. Әлеге трибуналар 6 мең кешегә исәпләнгән. Билетларны бушка “Юбилейный” спорт сарае кассаларыннан алырга була.Бу чарага Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм Борис Майоров, Борис Михайлов, Юрий Ляпкин кебек легендар хоккейчыларның килүе көтелә.Россия эстрадасының танылган “Дискотека-авария” төркеменең чыгышы бәйрәм кульминациясе булачак.
Балалар өчен Яңа ел могҗизалар белән бәйле. Рус Акташы коррекция интернат-мәктәбе укучылары "Нефтяник" командасы белән кабат очрашты. Очрашу чарасы бик күңелле узды.
16 декабрь Лениногорскида шахмат буенча узган ярышларда Әлмәттән, Баулыдан, Бөгелмәдән, Җәлилдән һәм Лениногорскидан 33 уенчы катнашты. Әлмәтлеләр икенче урынны яулады.
Синоптиклар атна дәвамында Татарстанда көчле салкыннар булуы турында кисәтә. Илнең Европа өлешенең күпчелеге көчле антициклон карамагында. Бер өлеше исә республика территориясендә булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Бүген, 18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак.
Заманча күп функцияле үзәк барлык заманча стандартларга туры килә. Объектның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итә, ә бассейнда касә зурлыгы - 50 метр. Су чисталыгы махсус су әзерләү һәм фильтрация системасы белән тәэмин ителәчәк. Ун юллы зур касәдән тыш, балалар өчен 10 метрлы бассейн да урнаштырылган. Шулай ук «Мирас» да тренажер залы, медицина блогы һәм актив озын гомер үзәге җиһазландырылган. Спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кирәкле шартлар тудырылган.
Әлмәт районы Татарстан Республикасында ГТО Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексын гамәлгә кертү буенча 1 нче урынга ия булды. Байракны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов кабул итеп алды.