Махсус икътисадый зонасын оештыру район өчен яңа эш урыннарын булдырачак һәм район икътисадына инвестицияләрне җәлеп итүдә мөһим рольне уйныйячак. Искәртик, проект республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ягыннан хупланды.
Район советының чираттагы сессиясендә һәм шәһәр советының чираттагы утырышында бу мәсьәлә турында депутатлар фикер алыштылар. Башкарма комитетның җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов киләсе елга районның социаль-икътисадый үсеш фаразын тәкътим итте.