Яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итте бүген эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин. 14 декабрьдән Татарстан Республикасындагы 16нчы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы итеп Лилия Хәлиуллина билгеләнде.
Алга таба Яңа ел бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек турында хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева.
15 декабрьдә шәһәр паркында балалар чыршысы ачылды, ә 22 декабрьдә 15.00 сәгатьтә шәһәр чыршыларын ачу белән бәйле бзйрәм чаралары планлаштырыла. Бәйрәм кунакларын татлы бүләкләр көтә.
21 декабрьдә "Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында үзәк чыршы ачылачак. Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын башкаладан килгән һәм биредәге коллективлар катнашуы белән театр бәйрәме, Кыш Бабай белән очрашу, бәйрәм фейерверкы һәм бию программасы көтә.
28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” узачак.
“Рус классикасы” - Югары хоккей лигасы даими чемпионатының ачык һавада уздырылучы матчы.
29 декабрь көнне бозга “Нефтяник” һәм Нефтекамск шәһәренең “Торос” командалары чыгачак. Безне барыбызны да грандиоз тантаналы ачылыш көтә. Ул шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булачак. Моннан тыш, Әлмәт муниципаль районы, ЮХЛ һәм “Татнефть” компаниясенең җыелма командалары катнашындагы уен булачак.
Хоккей тартмачыгын Нефтьчеләр мәйданындагы шәһәрнең төп шугалагында урнаштырачаклар. Аның тирәли җанатарлар өчен махсус трибуналар ясалачак. Әлеге трибуналар 6 мең кешегә исәпләнгән. Билетларны бушка “Юбилейный” спорт сарае кассаларыннан алырга була.
Бу чарага Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм Борис Майоров, Борис Михайлов, Юрий Ляпкин кебек легендар хоккейчыларның килүе көтелә.
28 декабрь көнне “СССР хоккее легендалары”- Әлмәт хоккее ветераннары матчы узачак.
21 декабрьдән Яшьләр үзәге мәйданчыгында “Игелек кылырга ашык!” акциясе була. Ул хәйрия ярминкәсе белән башланып китәчәк. Яңа ел акцияләре 27 декабрь көнне Әлмәт икътисади зонасы муниципаль районнарының коммерция тибында булмаган оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясау белән тәмамланачак.