Халыкара балалар инженер командалары бәйгесе - яшь галимнәр һәм инженерлар өчен көч сынашу мәйданчыгы булып тора. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде.
11-14 декабрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә ICET2018 бәйгесенең соңгы этабы узды. 394 командадан финалга Россия, Кытай, Казахстан, Болгария, Испания, Эстония һәм Әрмәнстанстаннан килгән 76 команда гына чыкты. Бәйге ачылган көнне РФ Президенты Владимир Путин белән туры элемтә урнаштырылды.
“Кванториум” балалар технопаркын бу бәйгедә Робокванториум укучылары Наил Хуҗин, Никита Тимофеев һәм Алеся Русанова тәкъдим итте. “Перестройка+” компетенциясендә Әлмәт командасы . “Перестройка+” компетенциясендә җиңүче булды.
Без аларны чын күңелдән зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!