Әлмәт районында Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Советлар Союзы герое Никита Токарликов исемендәге Кәләй урта мәктәбендә Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр. Очрашуга мактаулы кунаклар булып Сугыш балалары килделәр. 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән Әлмәт ветераннар оешмасы рәисе Василий Самойлов мәктәпнең коллективын, авылдашларны, ветераннар оешмасын патриортик тәрбияләү рухында узган чараны үткәрү өчен рәхмәт белдерде һәм атказанган хезмәткәрләргә "Ветераннар хәрәкәтендә күрсәтелгән хезмәтләр өчен" билгесен тапшырды. Никита Токарликов яшәгән өйдә аның исемендәге хәрби дан музеен оештырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International