ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында шәхси зачетта "Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы тәмамланды. Ярышларда сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә узган җәйге фестивальдә бүләкле урыннарны яулаган республика районнарының иң көчле вәкилләре генә катнашты.


15
декабрь, 2018 ел
шимбә

15 декабрьдә  XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность. Дөньяны үзгәртә торган хыяллар» хәйрия  театр фестивале Әлмәт драма театрында ишекләрен ачып җибәрде. Инде сигезенче ел «Снежность» иң тылсымлы бәйрәм - Яңа ел алдыннан яшь әлмәтлеләргә күңелле хисләр, онытылмас тойгылар һәм изгелеккә ышаныч бүләк итә.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

15 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9 м/с, урыны белән  13 м/ска кадәр көчәюләр. Минималь температура төнлә һәм максималь температура көндез -5..-10º, аязганда -14ºка кадәр. Юлларда бозлавык.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды. Утырышта 2016-2018 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга төп йомгак ясалды һәм киләчәк өч елга өстенлекле бурычларны карадылар. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, РФ Президенты Идарәсе Милли сәясәт департаментының эчке сәясәт буенча башлыгы Татьяна Вагина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

15 декабрьдә Әлмәт драма театрында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность» хәйрия  театр фестивале узачак. 

Чаңгы трассалары, мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус комплектлар, модульле чаңгы базасы һәм башкалар. Нефтьчеләр каласына чаңгы спортының үсеш тәҗрибәсе белән танышырга дип чаңгы ярышлары һәм биотлон федерациясе президенты Илшат Фәрдив та килде.

13 декабрь көнне «Нефтяник» Усть-Каменск шәһәренең «Торпедо» командасы белән очрашты. Исәпне Казахстан хоккейчылары ачып җибәрә. Бераздан алар әлеге өстенлекне тагын бер гол белән ныгыта. 

11 декабрьдә «Садко» 9нчы номерлы балалар бакчасында олы яшьтәге һәм мәктәпкә әзерләү группаларында тәрбияләнүче балаларның ата-аналарының җыелышы узды.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Быел "Яңалыклар" хезмәте журналистлары берничә тапкыр массакүләм мәгълүмат чараларының журналист бәйгеләрендә бүләкле урыннарга лаеклы булды. Шулай "Яңалыклар" мәгълүмати хезмәте корреспонденты Рамилә Хәмидуллина өч тапкыр Бөтенроссия дәрәҗәсендәге бүләкләр һәм дипломнар отты. Күптән түгел беренче шәһәр телевидениесы тагын бер бүләккә лаклы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International