Шикәр чире балалар арасында иң киң таралган авыруларның берсе булып тора. Бүгенге көндә Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә беренче типтагы шикәр чире белән 64 бала исәптә тора. “Нур” хәйрия фонды Әлмәт балалары өчен Яшьләр үзәгендә Яңа ел бәйрәмен оештырды. Татлы бүләкләр урынына балаларга мәктәп кирәк-яраклары, өстәл уеннары, өй шартларында кандагы шикәр күләмен үлчәү җиһазлары тапшырылды. Әлмәт фельдшерлары танылган мультфильм персонажлары булып киенеп балаларның күңелен күрде, алар белән фотога да төштеләр. Бу көнне балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Өч дуңгыз баласы” дип исемләнгән музыкаль спектакль дә күрсәтелде. Соңынннан сабыйлар Кыш бабай белән Кар кызы һәм Фиксиклар белән бергә үзләренең Яңа ел теләкләрен теләделәр. Яңа ел утлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаулар кечкенә организмга гадәти яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итүче уңай хис-кичерешләр бүләк итте.