Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара булып узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

18 декабрь көнне 57 нче “Соловушка” балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгытуга юнәлтелгән чара узды.Максаты – балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү барышында  укытучыларның һәм ата-аналарның тырышлыгын берләштерү, балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын  профилактикалау һәм тәҗрибә уртаклашу.

Семинар барышында  балаларның волонтерлык юнәлешен үстерү, балалар бакчалары, гаилә, "ЮХК” профилактика бүлеге һәм ЮХИДИ идарәсенең балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм юл хәрәкәте катнашучыларының хокукый грамоталылыгын үстерү өлкәләрендәге  үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча  мастер-класслар да оештрылган иде. Чарада  республиканың 12 районыннан килгән 20 укытучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International