Әлмәттә терроризмга каршы комиссия утырышы узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Алда торган Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне терроризмга каршы комиссия утырышында тикшерделәр.

Әлмәт районында куркыныч тудыручы 21 объект, аеруча мөһим 2 объект, яшәү шартлары белән тәэмин итүче 6 объект исәпләнә. Моннан тыш, 60 мәктәп, 90 балалар бакчасы, 4 югары уку йорты, 6 көллият һәм техникум бар. Боларның барысы да куркынычсызлык ягыннан игътибар таләп итүче учреждениеләр булып тора. Әлеге юнәлештә махсус служба вәкилләренә 630 видеокамера, металл эзләүче җиһазлар һәм вахтада торучы 609 кеше ярдәмгә килә. ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре терактларны һәм техноген аварияләрне кисәтү өчен даими тикшерүләр уздыра. Бәйрәмнәр алдыннан шулай ук «Торак» операциясе кысаларында йортларны тикшерү буенча чаралар да көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International