Һөнәри белем бирү бүлеге 2019 ел башыннан ук түбәндәге юнәлешләр (белгечлекләр) буенча курсларга җыюны дәвам итә: смета эше, компьютер дизайны,хисапчы, 1С Предприятие, автобус йөртүче, йөк автомобильләре йөртүче, котельный операторы, нефть һәм газ чыгару операторы, скважиналарны тикшерү буенча оператор, скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча бораулаучы ярдәмчесе, чәчтараш, контроль-үлчәү җайланмалары һәм автоматика буенча слесарь, электр газ белән эретеп ябыштыручы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, каравылчы һ. б.
Уку төркемнәре бөтен календарь ел дәвамында туплана. Эшсез гражданнарны укыту өчен мәшгульлек үзәге түли. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан укырга җибәрелгән гражданнарга стипендия түләнә.
Февраль аенда «йөк автомобильләре йөртүче», «каравылчы» белгечлеге буенча курслар ачарга планлаштырабыз.
Тулырак мәгълүмат алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 107 нче бүлмәсенә яки 8(8553)32-34-93 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.