Татарстан Республикасының Бокс федерациясе өчен 2018 ел үзгәрешләр һәм истә кала торган вакыйгалар елы булды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ярдәме белән һәм РФ Дәүләт думасы депутаты Николай Валуев катнашуында быел Әлмәттә "Бокс үзәге" төзелә башлады. Әлмәт физик культура көллиятендә республикада беренче булып "Бокс" белгечлеге буенча укуны тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды.