ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2019 ел
җомга

ТР Министрлар Кабинеты карары тарафыннан 2016 елның 31нче августында "Карт кешене гаиләгә асрамага алу тәртибе һәм шартлары турында положение" расланды. Проект олы яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче юридик хокуклы гражданнарны шаиләгә асоауга алуны күздә тота.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1-3 февраль көннәрендә SNOW FEST барлык спортчыларны Әлмәттә узачак TIMERMAN спорт чаралары сериясенең беренче кышкы спорт төрләре буенча фестиваленә җыя.

30нчы гыйнварда район башкарма комитеты тарафыннан Пенсия фонды идарәсе һәм Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашуы белән «Елховлес» ҖЧҖнең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керүче хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды.

Ведомствоара киңәшмәдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, Әлмәт шәһәр суды рәисе Талгат Гаделшин, Әлмәт шәһәре хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, район башкарма комитеты, тикшерү органнары җитәкчеләре һәм чакырылган хезмәткәрләре катнашты. Әлмәт шәһәр прокуратурасының 2018 ел дәвамында эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга канунчылык һәм хокук тәртибен ныгыту буенча максатлар билгеләнде.

30 гыйнвар көнне әлмәтлеләр Оренбург шәһәренең “Сарматы” командасы белән очрашты.

Хәйруллин Әлмәттә узган хоккей «Рус классикасы», яңа «Мирас» спорткомплексы ачылуы турында язылган статьяларда искә алына.


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәттә “Ленинград оборонасы өчен” медале һәм “Блокададагы Ленинградта яшәгән кешегә” билгесе белән бүләкләнгән  5 кешене котлау булды. Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гиматдинова, районның ветераннар Советы  рәисе Василий Самойлов хөрмәтле ветераннарны өйләренә барып котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Мәскәү» (Казан) мәдәният һәм спорт үзәгендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. 

 

Бүген, 30 нчы гыйнварда, Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән «ТМС-Логистика», «НКТ-Сервис», «МехСервис-НПО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең кадрлар бүлеге вәкилләре белән очрашу үткәрелде. 

Азнакай шәһәрендә танылган көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ачык республика турниры уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International