30 гыйнвар көнне әлмәтлеләр Оренбург шәһәренең “Сарматы” командасы белән очрашты.
Уен башында “Спутник” үз җанатарларынннан түземлелек таләп итте. Ике период дәвамында ике команда да исәпне ачып җибәрә алмый интекте. Ниһаять бәхет “Спутник” ка елмайды. Бераздан безнең уенчылар әлеге өстенлекне Даниил Мельниковның голы белән ныгытты.
Финал сиренасына кадәр бернинди үзгәреш күзәтелмәде, әлмәтлеләр нык торды.