Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә шәһәр һәм район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Ак халатлы фәрештәләр-Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивален үткәрә.
1-3 февральдә Әлмәттә TIMERMAN «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале узды. Өч көн дәвамында спортчылар беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү, чаңгыда менү, беренче һәвәскәрләр биатлонында, чаңгы марафонында һәм 50 км., 30 км., 15 км., 7,5 км. һәм 2 км. дистанцияләрендә чаңгы узышларында ярыштылар.
Олимпия чемпионы Александр Легков Әлмәтнең яшь спортчылары өчен мастер-класс уздырды. Шулай итеп шәһәр һәм район спорт клубларыннан килгән балалар «Снежинка» базасына атаклы спортчыдан дәрес алу бәхетенә лаек булды. Әлмәт укучылары спортчының һәрбер хәрәкәтен күзәтте. Чаңгыда йөргән вакытта гәүдәне төз итеп, чаңгы таяларын дөрес тотарга тырыштылар.
1 февраль көнне «ЯН» тау чаңгы комплексында беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү буенча, шулай ук «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында чаңгыда менү буенча ярышлар узды.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә алдагы чәчү кампаниясен финанслау турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
1 февраль көнне «ЯН» тау чаңгы комплексында беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү буенча, шулай ук «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында чаңгыда менү буенча ярышлар узды.
Бүген Татарстан Республикасының фән академиясендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсенең бердәм йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2018 елда ведомствоның эш йомгаклары һәм 2019 елга өстенлекле бурычлары турында фикер алыштылар.
Гыйнвар аеның соңгы көнендә “Нефтяник” Санкт-Петербург шәһәренең “Динамо” командасы белән уйнады.
4 февраль көнне 18.30 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе солисткасы Алиса Маминаның «Огоньки» концерт программасы узачак.
31 гыйнвар көнне Түбән Мактамада үткән халык җыенында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты. Җыенда предприятиеларның җитәкчеләре, шәһәр һәм район хезмәтләре вәкилләре катнаштылар.