Узган ялларда "Кванториум"га килгән баланың югалуы билгеле булды. "Балалар өйдә" системасы аны табуда ярдәм итте.
2019 елның гыйнварыннан пенсиянең иминият өлеше индексацияләнде. Ул эшләмәүче пенсионерларның айлык түләвен 7,05 процентка арттырды. Акчалата санаганда бу сумма уртача бер мең сумны тәшкил итә. Дәүләт социаль ярдәме турындагы Федераль Закон нигезендә, 2010 елның 1 гыйнварыннан, материаль ярдәме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга айлык социаль өстәмәләр түләнә. Быел Татарстанда федераль социаль ярдәмне санау өчен яшәү минимумы 8232 сумны тәшкил итә.
31 гыйнвар көнне 9.00 алып 16.00 сәг. кадәр Советская-Колхозная урамнарында светофор сүндерелеп торачак.
Агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәттә Республика клиник онкология диспансеры филиалының радиология корпусын ачарга планлаштыралар.
Шәһәрдә 20 идарәче компания эшли, 22 берәмлек техника хезмәт күрсәтә. Кызганычка каршы, йорт кырындагы машиналар кар чистартуда кыенлыклар тудыра. Бу турыда ТКХ Департаменты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов җиткерде.
Кичү авылында 2018 елгы эш нәтиҗәләре, 2019 елгы эш планнарын ачыклауга багышланган халык җыены узды. Кичү авылы җирлеге башлыгы Галина Туманова үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы, социаль көнкүреш объектлары, депутатлар тарафыннан башкарылган эшчәнлеккә тукталды, кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемаларны ассызыклады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар 2018 елда республика сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2019 елга төп үсеш юнәлешләрен билгеләделәр.
2нче февральдән алып 8 февральгә кадәр Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең милли гвардиясе хәрби гаскәрләренең Академик җыр һәм бию ансамбленең Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләре буйлап концерт туры узачак. Әлмәттә концерт 5 февраль көнне 18.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният йортында үткәреләчәк.
30 гыйнвар көнне шәһәребездә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр күзәтелми. Җил төньяк-көнчыгыш секундына 2-7 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 15 -20º булса, көндез һаваның максималь температурасы - 10 - 15º булачак.
25-26 гыйнвар көннәрендә Казанда СССРның спорт мастерлары Н.Измаилов һәм Г.Новиков истәлегенә багышланган 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.