Әлмәттә «Елховлес» ҖЧҖнең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр белән очрашу узды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30нчы гыйнварда район башкарма комитеты тарафыннан Пенсия фонды идарәсе һәм Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашуы белән «Елховлес» ҖЧҖнең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керүче хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды.

Әлеге чара пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең бу оешмада аларның алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү буенча эш кысаларында узды.

Очрашу барышында пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук бу категориядәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International