Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне»

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 30 нчы гыйнварда, Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән «ТМС-Логистика», «НКТ-Сервис», «МехСервис-НПО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең кадрлар бүлеге вәкилләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуның темасы эш бирүчеләрнең инвалидларны һәм белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эш белән тәэмин итүгәбулышлык итү чараларында катнашу мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.

Әңгәмә барышында кадрлар бүлеге хезмәткәрләренә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле  гражданнарның резюмеләре  бирелде  һәм урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыр уюллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International