Әлмәттә 2018 ел дәвамында шәһәр прокуратурасының эшенә нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ведомствоара киңәшмәдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, Әлмәт шәһәр суды рәисе Талгат Гаделшин, Әлмәт шәһәре хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, район башкарма комитеты, тикшерү органнары җитәкчеләре һәм чакырылган хезмәткәрләре катнашты. Әлмәт шәһәр прокуратурасының 2018 ел дәвамында эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга канунчылык һәм хокук тәртибен ныгыту буенча максатлар билгеләнде.

Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов чыгышында уузган елда прокуратураның төп көчләренең гражданнарның хезмәт, торак һәм башка социаль хокукларын тәэмин итү, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм канун мәнфәгатьбләрен яклау буенча максатларны хәл итүгә юнәлтелгәнен билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International