1-3 февральдә Әлмәттә TIMERMAN «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале узды. Өч көн дәвамында спортчылар беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү, чаңгыда менү, беренче һәвәскәрләр биатлонында, чаңгы марафонында һәм 50 км., 30 км., 15 км., 7,5 км. һәм 2 км. дистанцияләрендә чаңгы узышларында ярыштылар.
Чаңгы марафонында абсолют җиңүче булып Байлар Сабасыннан килгән спортчы Руслан Миннегулов танылды. Ул 2 сәгать 2 минут һәм 20 секунд нәтиҗәсе белән финишка барып җитте. Хатын-кыз зачетында беренче булып араны Рамилә Вәлиева узды.