«Snow Fest 2019» кышкы спорт төрләре фестивале старт алды бүген Әлмәттә

2019 елның 1 феврале, җомга

1 февраль көнне «ЯН» тау чаңгы комплексында беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү буенча, шулай ук «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында чаңгыда менү буенча ярышлар узды.

Бу көнне үзен сынап карарга текә тау битенә 23 сноубордчы һәм 22 чаңгычы килгән иде. Спортчылар таудан вакытка төштеләр. Биредә иң югары нәтиҗәгә Чаллы чаңгычысы Евгений Бочкарев иреште (18,3 секунд). Әлмәт сноубордчысы Рөстәм Әхмәтҗанов  аңардан бары 4 секундка гына калышты. Ул финишка 22,4 секундан соң килеп җитте.

Хатын-кызлар зачетында бу аерма 6 секундны тәшкил итте.  Чаллы чаңгычысы Резеда Лачкова 21,1 секунд эчендә килеп җиткән булса, әлмәтле Лия Шәйдуллинаның нәтиҗәсе -27,2 секунд.

 “Чаңгыда тауга менү”  ярышында  үзен сынап карарга бары ир-атлар гына җөрьәт итә. Бу ярышның җиңүчесе 30 секундлы нәтиҗәгә ирешкән  әлмәтле Александр Назаров булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International