Бүген Татарстан Республикасының фән академиясендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсенең бердәм йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2018 елда ведомствоның эш йомгаклары һәм 2019 елга өстенлекле бурычлары турында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, 2018 елда дәүләт экология күзәтчелеге нәтиҗәләре буенча 6254 тикшерү уздырылган, 6 мең хокук бозу булдырылмый калган.
Ел дәвамында дәүләт инспекторлары гражданнарның 11 меңнән артык мөрәҗәгатен караган, 55,3 млн. сумлык административ штраф салынган, 35 җинаять эше кузгатылган. 132,9 млн. сумлык табигатьне саклау чаралары уздырылган.
Министр сүзләренчә, республика предприятиеләре атмосфера һавасына тискәре йогынтыны киметкән.
Автотранспорттан чыгарып ташланган газларның тискәре йогынтысын киметү максатларында Татарстанда 2 меңләп транспорт газ-мотор ягулыгына күчерелгән, республиканың 482 АЗСы бензин парларын тотып калу җайланмалары белән җиһазландырылган.
Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча 6 су объектының су басу зоналары чикләре билгеләнгән. Федераль һәм республика бюджетлары исәбеннән 9 чара гамәлгә ашырылган.
2019 елдан республика «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга керешә. Беренче этапта Татарстан 3 федераль проектта катнашачак. 2021 елга кадәр республикада бу эшкә 4,8 млрд. сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 4,26 млрд. сумы - «Иделне савыктыру» проекты буенча.
Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов хәбәр иткәнчә, үткән ел Россиядә калдыклар белән эш итү проблемасы кискенләшкән. Калдыкларны законсыз транспортлау буенча ЭЭМ белән берлектә 130 рейд уздырылган. Административ хокук бозу турында 73 беркетмә төзелгән.
2018 елда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы 3870 объект ачыкланган һәм дәүләт тарафыннан исәпкә куелган.