Әлмәттә булачак медицина хезмәткәрләре өчен ачык ишекләр көне узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә шәһәр һәм район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Ак халатлы фәрештәләр-Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивален үткәрә.

Булачак  абитуриентларны җәлеп итүне максат итеп куйган фестиваль медицина учреждениеләрендә бишенче ел рәттән оештырылып килә. Быел да  ачык ишекләр көненә 171 гә якын кеше килгән иде.

Шулай итеп 96 тугызынчы сыйныф укучысы Әлмәт медицина көллиятендә, 35 укучы Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә һәм 40 чыгарылыш сыйныф укучысы Әлмәт үзәк район хастаханәсендә кунак булдылар.

Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Светлана Титова, Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, балалар хастаханәсенең баш табибе Лидия Исмәгыйлова һәм поликлиника вәкилләре катнашындагы очрашу булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International