5 февраль көнне Әлмәт үзәк район хастаханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тернәкләндерү буенча баш штаттан тыш белгече, КДМАнең тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире, Казан шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальнең тернәкләндерү үзәгенең фәнни җитәкчесе, доцент Резедә Бодрова Казан дәүләт медицина академиясендә "Үзәк нерв системасы авыруларын кичерү вакытында тернәкләнү" планнан тыш бюджет циклындагы күчмә укыту уздырды.
2нче февральдән алып 8 февральгә кадәр Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең милли гвардиясе хәрби гаскәрләренең Академик җыр һәм бию ансамбленең Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләре буйлап концерт туры узачак.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең кадастр бәяләвенә үзгәрешләр кергәне турында хәбәр итәләр.
4 февраль көнне “Нефтяник” үз бозында Воронеж шәһәренең “Буран” командасын кунак итте. Әлмәтлеләр исәпне уенның бишенче минутында ук ачып җибәрде. Никита Ядроец һәм Динар Хәмидуллин атакасын Ленар Мансуров гол белән тәмамлады. Егерме минуттан соң Андрей Демидов исәпне ике тапкыр арттырды.
Социаль яктан мөһим проектларны һәм кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыра, граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнаша торган коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга 2019 елда дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүне тәэмин итү турындагы карар нигезендә граждан җәмгыятен үстерү буенча президент грантларының фонд-операторы 2019 елда коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга, шул исәптән "граждан сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" юнәлеше буенча, грант бирү буенча 2 бәйге уздыра.
Әлеге система яшьләргә тиз арада карьера старты алырга, үз төбәге һәм бөтен Россиянең ышанычлы компанияләреннән эш урыннарын эзләү мөмкинлеге бирәчәк. Кадрлар белән тәэмин итү, икътисади нәтиҗәлелекне үстерү һәм яшьләрнең активлыгын арттыру максатыннан чыгып, «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында «вакансияләр» блогы барлыкка килде.
2 февраль көнне Әлмәттә беренче тапкыр «Санки- ушанки» креатив чаналар фестивале уздырылды.
Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының җыелма командасы гомумкоманда зачетында беренче урынга ия булды. Турнир кысаларында шулай ук 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында республика ярышлары узды. Әлеге ярышларда Әлмәт командасы икенче урынга ия булды.
Бүген район активы белән очрашуда 2018 ел дәвамында Югары Мактама авыл хуҗалыгының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. 1 февральдән «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе - главным редактором редакции газеты «Знамя труда» газетасы редакциясенең баш мөхәррире итеп Аль-Айюби Наилә Әгләм кызы билгеләнде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкчегә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләргә теләде.