ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2019 ел
шимбә

Чәчүлек сезонының кызу чагы. Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт районы кырларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. 

Татарстанда 25 апрельгә 176 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барыла.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


26
апрель, 2019 ел
җомга

Дебатларның чираттагы икенче раунды бүген Яшьләр үзәгендә узды. Бу юлы катнашучылар заманча авылларның үсеш мәсьәләләре һәм механизмнары һәм Татарстан гаиләләренең иминлеге турында фикер алыштылар.

«Үсеш локомативлары» стратегик инициативалар бәйгесе узган елның көзендә старт алды, барысы 350гә якын заявка кабул ителде, финалга 75 катнашучы чыкты. 

Әлмәт сөт комбинаты җитештерүне тергезү буенча эш дәвам итә. 

28 апрельдә Әлмәт Үзәк мәчетендә “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән дүртенче шигырь укучылар бәйгесе була. Ел саен уза торган әлеге чараны Әлмәт мөхтәсибәте татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрә.

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 33 ел булды. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр.

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууының 133 еллыгын билгеләп үттеләр. Ел дәвамында шагыйрьнең истәлеген һәм мирасын мәңгелештерү максатыннан Россия регионнарында һәм чит илләрдә чаралар - семинарлар, шигърият кичләре, күргәзмәләр уздырыла.

24 нче апрельдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары өчен «Белем. Карьера-2019» ярминкәсе үтте. Ярминкә үткәрүнең максаты - эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрнең икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр алуга мотивациясен арттыру.

Ремонт сәбәбендә 1 майдан эш тәмамлануга кадәр Советская урамы буйлап Баруди урамыннан Чехов урамына кадәр, Монтажная урамы буйлап,  Изаил Зарипов проспекты буйлап Шевченко урамыннан «Казан-Ырынбур» автоюлына (Колшәрип боҗрасы) кадәр хәрәкәт ябыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International