Комиссия утырышында май бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чараларын булдыру турында сүз алып бардылар.
Пропискасы булмаган татарстанлыларга социаль пенсия яшәү урыны буенча түләнә. Пенсия рәсмиләштерү буенча өстәмәләр үз көченә март аенда керде. Хәзер пенсия алу өчен Россия дә яшәвеңне раслау өчен Пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язарга, яисә социаль ярдәм күрсәтү оешмасыннан алган документлар тәкъдим итәргә кирәк.
25 апрельдә «Әкиятләр шәһәре» театр фестивале кысаларында «Белоснежка» 54нче номерлы балалар бакчасында «Красная шапочка» группасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар «Юл маҗаралары» чарасын уздырдылар һәм үзләренең театраль осталыкларын күрсәттеләр.
Норматив буенча биш көн дәвамында һаваның уртача температурасы +8°C җылыдан өстә булганда җылылык бирү туттатыла. Әлмәттә 30 апрельдә җылыту сезоны төгәлләнәчәк.
29 апрельдә ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Тоннель» операциясе уздырыла, әлеге уңайдан җәяүлеләргә юл бирмәүчеләр тикшереләчәк.
Бүген Яшьләр үзәгендә узган дебатларда катнашучылар гражданнарның иминлеге һәм сәламәтлеге, хәзерге замандагы мәгарифнең сыйфаты, аңлаешлылыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәге турында хәбәр итә.
Әлмәткә эшлекле визит белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәүкәтовна килде.
«Чебурашка» 34нче номерлы балалар бакчасында «Игътибар! Батарейка!» проекты тормышка ашырыла. Балаларда һәм олыларда экологик аңны тәрбияләү, кешеләрнең игътибарын куркыныч калдыклар белән дөрес эш итүгә юнәлтү проектның максаты булып тора.
25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.