Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Белем. Карьера-2019» ярминкәсе үткәрде

2019 елның 26 апреле, җомга

24 нче апрельдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары өчен «Белем. Карьера-2019» ярминкәсе үтте. Ярминкә үткәрүнең максаты - эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрнең икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр алуга мотивациясен арттыру.

Ярминкә берничә мәйданчыкта узды:

- халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 1-3 нче катында һөнәри уку йортлары казанышлары күргәзмәсе урнашкан иде;

- 311 нче бүлмәдә роботлар җыю буенча мастер-класслар үткәрелде;

- 103 нче бүлмәдә мәктәп укучылары компьютерда «Каникулларда эшләү» уенын уйнадылар һәм «Кем булырга?» һөнәри үзбилгеләнү программасында тест уздылар;

- 301 нче бүлмәдә мәктәп укучылары «2019 ел – Эшче һөнәрләр елы» темасына Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм эш бирүчеләрнең вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында очраштылар;

- 308 нче бүлмәдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Агрокласс» һөнәри юнәлеш бирүче дәресе үткәрде;

- 318 нче бүлмәдә һөнәри уку йортлары үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр.

Ярминкәдә түбәндәге оешмалар катнашты:

- Әлмәт дәүләт нефть институты;

- А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ ның Әлмәт филиалы;

- В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетының Әлмәт филиалы;

- ТИСБИ «Идарә университеты»;

- Әлмәт һөнәри көллияте (Татарстанның киләчәк колледжы белән берлектә);

- Әлмәт политехника техникумы;

- Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы;

- Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте;

-  Казан Федераль Университетының Яр-Чаллы институты.

Шулай ук Әлмәт торба заводының укыту үзәге, «Кванториум» балалар технопаркы, Татнефтьнең - кадрлар әзерләү үзәге һәм «Эдельвейс» яшүсмерләр клубы чакырылган иде.

Ярминкәгә Әлмәт муниципаль районының 25 мәктәбеннән өлкән сыйныф укучылары, шул исәптән сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче мәктәпләрдән укучылар да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International