Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууының 133 еллыгын билгеләп үттеләр. Ел дәвамында шагыйрьнең истәлеген һәм мирасын мәңгелештерү максатыннан Россия регионнарында һәм чит илләрдә чаралар - семинарлар, шигърият кичләре, күргәзмәләр уздырыла.
Әлмәтнең скверларында һәм мәйданнарында бүген шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары аның әсәрләрен сәхнәләштерүне күзәтәләр һәм аларда катнашалар, шигырь бәйгеләренә нәтиҗәләр ясала. Бәйрәмгә багышланган веломарафонда барлык теләүчеләр катнаша алды.