Кечкенә әлмәтлеләр «Без Тукай оныклары» шигырьләр бәйгесендә катнаша алалар

2019 елның 26 апреле, җомга

Әлмәт мөхтәсибәте Г.Тукай шигырьләрен уку бәйгесе оештыра.

28 апрельдә Әлмәт Үзәк мәчетендә “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән дүртенче шигырь укучылар бәйгесе була. Ел саен уза торган әлеге чараны Әлмәт мөхтәсибәте татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрә.

Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Призлы урыннарны яулаучылар кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломнар тапшырылачак.

Башлана 13.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International