Полиция хезмәткәрләре бүләкләр өләшә

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчелеге Иҗтимагый совет әгъзалары ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларны Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Полиция хезмәткәрләре ветераннарга Ватан алдында кылган батырлыклары һәм якты киләчәгебез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алар ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Очрашу барышында ветераннар фронтта үткән сугыш елларын искә төшерер уздылар һәм   авыр чорларның хәтирәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International