Әлмәт студентлары - беренче!

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы шәһәрләрендә ел саен «Студентлар язы» фестивале уза. Фестиваль талантлы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен мәйданчык булып тора. Быел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда «Татарстан Республикасы Студентлар язы – 2019» Республика студентлар иҗаты фестивале узды.

7 май көнне  «Уникс» мәдәният-спорт комплексында «ТР Студентлар язы-2019»ның  соңгы этабы -гала-концерт узды.

Бу фестивальдә шәһәребезне  лаеклы рәвештә КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы тәкъдим итеп, югары уку йортларының кече төркеме гомуми программасы өчен I урынны алды. Моннан тыш Әлмәт студентлары Театр елына багышланган  иң яхшы программа өчен фестивальнең махсус  бүләгенә дә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International