6нчы майда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2019 нчы елда Татарстан Республикасында «Өлкән буын» федераль проектының Татарстан Республикасының «Демография» милли проекты кысаларында хезмәткәрләр арасыннан пенсия алды яшендәгеләрне укытуны оештыру чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү буенча гаризаларны карау комиссиясе утырышы узды.
«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятеннән гариза керде. Тәкъдим ителгән документлар нигезендә оешма пенсия алды яшендәге 91 хезмәткәргә һөнәри белем бирергә планлаштыра.
Теркәлгән документлар белән гаризаны карап, мәшгульлек үзәге, килешү проектын, аны карау һәм килешү төзү өчен «Татнефть» акционерлык җәмгыятенә юллады.