Бүген Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. Тантаналы бәйрәм чарасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. Тантаналы марш астында укучылар, студентлар, хәрбиләр колонналары узганнан соң, сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмдә безнең йөрәкләр шатлык, тынычлык тантанасы һәм шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен кайгы хисләре белән дә тула.Сезгә корычтай нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим. Тормышыгызда ихтирам, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын!
Иртәгә, 9 май көнне, Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләр үтәчәкләр.
Әлмәт районы башлыгы сугыш ветераны Фатыма Яхиновна Яхинаны шәхсән котлады. Айрат Ринатович ветеранга исәнлек-саулык, озын гомер теләде.
Агач утыртуда «Татнефть» һәм шәһәр яшьләре ,депутатлар катнашты. Аларга җитәкчеләр, район башлыгы Айрат Хәйруллин кушылды. Автоюл кырында бик матур юкәләр утыртылды.
9 май алдыннан нефть башкаласында 8 мәйданда «Тарихи Истәлек» федераль партия проекты кысаларында оештырылган «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе узды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы ветераны Ниҗад Шәңгәрәевта кунакта булды һәм аны якынлашып килүче Җиңү Көне белән тәбрикләде.
Бүген, Җиңү Көне алдыннан, 8 нче санлы төзәтү колониясендә тантаналы чара узды.
11 май көнне Әлмәт ипподромында “Йөгереш һәм чабыш сезонын ачу” атлы спорт уены планлаштырылган. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачылар өчен бүләкләр уйнатылачак.
Әлмәт муниципаль районында төрле белгечлектәге табибларны җәлеп итү буенча максатчан эш дәвам итә.