Әлмәттә эчү тыела

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 9 маенда Җиңү көненә парад үткәрелүгә бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән төрле сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга киңәш ителә.

Бу гамәл шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре мөрәҗәгатьләре буенча  үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тарту, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатыннан чыгып  тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International