Әлмәт кызы - Россия беренчелегендә җиңүче

2019 елның 28 июне, җомга

22-27 июнь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә бокс буенча Россия укучылары Спартакиадасы финалы узды.

Бу ярышларда Татарстан Республикасы данын  Әлмәтнең “ГЕРАКЛ” бокс клубы укучысы Светлана Романова яклады. Ул Әлмәттә тренерлары Марсель һәм Геворга Агазарянов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Ул өч көрәштә дә җиңүче булып чыга. Ә финалда Краснодар вәкилен җиңеп, 51 кг авырлык категориясендә мактаулы беренче урын иясе була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International