Әлмәт Җәйге джаз фестиваленә чакыра

2019 елның 28 июне, җомга

30 июнь көнне Әлмәттә «Пляжга джаз» музыка фестивале узачак.

Әлеге фестиваль «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды оештырыла. Биредә Әлмәт, Казан һәм Мәскәү коллективлары чыгыш ясаячак.

Бәйрәмнең махсус кунаклары - Россиянең популяр музыкантлары һәм башкаручылары булган Софи Окран, Вадим Эйленкриг, Сергей Мазаев, Игорь Бутман һәм Валерий Сюткин.

Фестиваль шәһәр пляжында узачак. Чара 15:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International