ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ Әлмәттән һәм Әлмәт районыннан читтә эшкә урнашырга теләүче гражданнарга финанс компенсациясе алырга тәкъдим итә. Яңа эш урыны буенча 3 ай дәвамында йөрү һәм яшәү чыгымнары компенсацияләнергә тиеш.

2019 елның 5-31 августында Татарстан Республикасы территориясендә «кесә телефоны» оператив – профилактик чарасы үткәрелә.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Әлмәттә булды. Эш визиты кысаларында ул Әлмәт муниципаль районының су объектларын савыктыруга, территорияләрен яшелләндерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. 

Бүген эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева гражданнарны шәхсән кабул итте.

«Экологик экспертиза турында» 23.11.1995 №174-ФЗ Федераль Закон һәм Россия Федерациясенең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт комитетының 16.05.2000 № 372 боерыгы белән расланган,  «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү турындагы Нигезләмә нигезендә җәмәгатьчелеккә «Малеин ангидриды җитештерүне урнаштыру һәм гомумзавод хуҗалыгы объектлары" Дәүләти экологик экспертиза объекты буенча ниятләнгән хуҗалык эшчәнлеге турында хәбәр итә.
 


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Туган авылыгыз турында күптән сөйләргә, яраткан авылыгызның гореф-гадәтләре һәм матурлыгы белән уртаклашырга теләгәнсез икән, хәзер иң вакыт. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем кече Ватаным» конкурсында катнашырга чакыра.
 

11 августта Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә һәм район мәчетләрендә узачак:

Бәйрәм вәгазе - 04:00.

Бәйрәм намазы - 04:30.

Паркта гаилә бәйрәме - 13:00.

7 сентябрьдә Әлмәттә "Әлмәт ярыммарафоны – 2019" узачак. Массакүләм җиңел атлетика ярышларында шулай ук Россиянең алдынгы спортчылары катнашачак. Ярыммарафонда барлыгы 400 кеше катнашачак.
 

Бүген Җәләтов Марс Шәйхразый улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны әлеге истәлекле дата белән котларга «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Әлмәтнефть» башлыгы Ренат Нугайбеков, Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе рәисе Кадрия Гыйматдинова, нефтьчеләр, туганнары һәм якыннары килгән иде.
 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019  - 2024  елларга    «Агростартап» проекты буенча     «Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл  кооперациясен үстерү» төбәк  проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында кече  хуҗалыкларда   авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  эшчәнлеген үстерү, авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  эшкуарлык  субъектларына җәлеп  итүне  тәэмин  итү,   авылда  халыкны  эш белән  итүне  арттыру буенча  грант  бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу  конкурсы  башлану  турында  игълан  итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International